Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 29-нчы апрельдә Казанда Кремль урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Кремль урамы участогында, 1-нче номерлы бина каршында (Муса Җәлил һәйкәле янында) транспорт чараларына керү һәм хәрәкәт итү 29-нчы апрельнең 10.00 сәгатеннән 14.00 сәгатенә кадәр тыелачак. Бу вакытта Беренче Май мәйданында (Муса Җәлил һәйкәле янында) «СОЮЗ-2019-Җиңү варислары» бөтенроссия яшьләр мәгариф җыенының хәрби-спорт оешмаларында катнашучыларның корылышлары һәм чараны ачу тантанасы узачак. Әлеге җыен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлана.