В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Территориядә инде лаләләр, нәркисләр һәм абрикос чәчәк аткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). 29 нчы апрельдән Казан зооботаника бакчасының кышка ябылган тарихи өлеше кунаклар өчен ачык булачак. Территориядә инде лаләләр, нәркисләр, абрикос һәм башка үсемлекләр чәчәк аткан.
Зооботаника бакчасының тарихи өлешендәге вольерларда Алтай маралы, тимгелле болан, сөйрәлүчеләр, ак аю Терпей, көрән аю Фома һәм Маша, ике сусар Бруно һәм Дин һәм башка хайваннар яши.
Зооботаника бакчасы көн саен 8:30 дан 18:00 гә кадәр эшли (касса 17:00 гә кадәр), дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.