В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда тәүлек эчендә 736 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 361 юл эшчесе һәм 286 берәмлек махсус техника, шул исәптән 67 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 64 үзбушаткыч, 42 фронталь төягеч, 29 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Карны Әмирхан, Батурин, Бауман, Болотников, Восстание, Гарифьянов, Таҗи Гыйззәт, Декабристлар, Рихард Зорге, Кремль, Лушников, Мәүлүтев, Назарбаев, Нариманов, Несмелова, Павлов, Павлюхин, Пролетар, Сабан, Оренбург тракты, Ирек мәйданы һәм башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 606 махсус техника һәм 449 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 706,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 736 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 65,5 мең тоннадан артык.