В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш башыннан шәһәр юлларыннан 916 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 285 юл эшчесе һәм 251 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 54 катнаш юл машинасы, 53 трактор щеткасы, 62 үзбушаткыч, 43 фронталь төягеч, 21 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару түбәндәге урам участокларыннан башкарылачак: 1 нче Азино, 1 нче Владимир, Беренче Май, Икеннче Май, 2 нче Ленинград, Авиахим, Аграр, Алексеев, Әмирхан, Бауман Богатырев, Бутлеров, Взлетная, Галиев, Гвардия, Губкин, Декабристлар, Дементьев, Дорожная, Ершов, Җиһанов, Журналистлар, Зорге, Искра, Каспий, Кирпичников, Красиков, Красная Позиция, Кол Гали, Кутуй, Лесная, Липатов, Лумумба, Машина төзүчеләр, Нагорный, Нокса Авышлыгы, Павлов, Павлюхин, Петербург, Полушкин, Аркылы Азино, Профсоюз, Сәетгалиев, Сәйдәшев, Сеченов, Совет, Таежная, Тверь, Тихомирнов, Торфяная, Фучик, Халезов, Халтурин, Чапаев, Четаев, Шоссе, Шуртыгин, шулай ук Камалиев, Ямашев проспектлары. Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактлары һәм башка участоклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 5,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 580 махсус техника һәм 400 юл эшчесе катнашкан. Кыш башыннан 916 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 41 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, ә сезон башыннан бирле – 78,2 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.