Үзгәрешләр 23 шәһәр яны поездына кагылачак.
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, Казан-1 – Арча – Казан-1 юнәлешендәге шәһәр яны поездлары маршруты Әмәт станциясенә кадәр кыскарачак. Электричкалар түбәндәге график буенча йөриячәк:
6403 нче номерлы поезд Арча станциясеннән 5:33 сәгатьтә китәчәк, Әмәт станциясенә 6:57 сәгатьтә килер дип көтелә. 6404 нче состав Әлмәт станциясеннән 8:11 сәгатьтә кузгалачак, электричка Арча станциясенә 9:36 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Казан-1 – Аэропорт – Казан-1 шәһәр яны поездларының йөрү маршрутлары Вахитово станциясенә кадәр кыскарачак. Ремонт эшләре башкару сәбәпле, үзгәрешләр бер көнгә кертелә.
Шулай ук 28 нче сентябрьдә түбәндәге составларның хәрәкәт графигы үзгәрәчәк:
6421 нче номерлы Сосновка – Казан поезды Вахитово станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча барачак. Анда 7:18 дән 7:32 гә кадәр тукталыш ясаячак, Казанга 7:38 сәгатьтә (7 минутка соңарып) килер дип көтелә;
6422 нче номерлы Казан – Сосновка поезды Казан станциясеннән 8:15 сәгатьтә (21 минутка соңрак) китәчәк, Сосновка станциясенә 11:36 сәгатьтә (12 минутка соңрак) килер дип көтелә;
6429 нчы номерлы Сосновка – Казан поезды Вахитово станциясенә кадәр җәдвәл буенча барачак, анда 19:33 тән 19:45 кә кадәр тукталыш ясаячак, Казанга 19:53 кә (9 минутка соңрак) килеп җитәр дип көтелә;
6402 нче номерлы Казан – Бөреле поезды Казан станциясеннән 7:23 сәгатьтә (5 минутка соңрак) китәчәк һәм Бөреле станциясенә 8:22 сәгатьтә киләчәк;
6405 нче номерлы Арча – Казан поезды Вахитово станциясенә кадәр җәдвәл буенча барачак, анда 8:19 дан 8:30 га кадәр тукталыш ясаячак, Казанга 8:40 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә (12 минутка соңрак);
6408 нче номерлы Казан – Арча поезды Казан станциясеннән 17:35 тә китә (9 минутка соң) һәм Арча станциясенә 19:12 сәгатьтә килә;
6410 нчы номерлы Казан – Арча поезды Казан станциясеннән 21:35 сәгатьтә (21 минутка соңрак) китәчәк, Арча станциясенә 23:13 сәгатьтә килер дип планлаштырыла;
6432 нче номерлы Казан – Арча поезды Казан станциясеннән 10:20 сәгатьтә (бер сәгатькә иртәрәк) китәчәк, Арча станциясенә 11:57 сәгатьтә килер дип көтелә;
6437 нче номерлы Арча – Казан поезды Әмәт станциясенә кадәр җәдвәл буенча барачак, анда 17:38 дән 17:50 гә кадәр тукталыш планлаштырыла. Әмәт метро станциясендә состав 17:52 дән 17:53 кә кадәр торачак, Вахитово станциясендә – 17:58 дән 17:59 га кадәр. Казанга 18:05 сәгатьтә киләчәк (9 минутка соңрак).
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.