В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сентябрьдә шәһәрлеләр эшкәртү өчен яраклы бер тонна чүп тапшырган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 28 октябрьдә икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты чираттагы тапкыр Казан урамнарына чыга. Автомобиль 10.00 сәгатьтә кузгала һәм шәһәрнең барлык районнарын йөреп чыгачак.
Мобиль пункт түбәндәге адреслар буенча торачак:
10.00-10.40 – Идел буе районы (Дан скверы, Җиңү проспекты метро станциясеннән чыгу янында);
11.00-11.30 – Совет районы (Мега, Җиңү пр-ты ягыннан);
12.00-12.30 – Вахитов районы (Сукно бистәсе метро станциясе);
13.00-13.30 – Киров районы (Петров паркы);
14.00-14.30 – Яңа Савин районы (Җиңү паркы);
15.30-16.00 – Мәскәү районы (Урицкий паркы);
17.30-18.00 – Авиатөзелеш районы (“Крылья Советов” паркы).
Эшкәртү өчен чүп тапшырырга теләүче шәһәрлеләрне калдыкларны аеру буенча фотоиснтрукция белән танышырга киңәш ителә.
Шулай ук cd-дисклар һәм аларның тартмалары, пластик карталар, теш щеткалары, касса ленталарының чөйләре (втулка), юылган яхшы киемнәр, аяк киемнәре, сумкалар, пластик уенчыклар, ноутбукларның аккумуляторлары, эшләми торган вак техника, шикәр һәм оннан калган ак полипропилен капчыклар, “тылсымлы капкачлар” акциясе өчен капкачлар кабул ителә.
Сүз уңаеннан, 16 сентябрьдә казанлылар эшкәртергә яраклы бер тонна чүпне чүплекка ташлаудан саклап калды: 124 кг пластик, 20 кг полипропилен стаканнар, контейнерлар, 40 кг йомшак пластик, 87 кг макулатура, 38 кг металл, ярты тоннага якын кием, 193 кг пыяла һ.б. мобиль пункт эшчәнелег турында тулырак мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин.