В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 28-нче ноябрьдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча су бирүне туктатып торачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
28-нче ноябрьнең 9.00 сәгатеннән башлап 29-нчы ноябрьнең 5.00 сәгатенә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Туфан Миңнуллин, 8а, 8б, 8в, Назарбаев ур., 12в, Ново-Песочная ур., 44, Павлюхин ур., 37, 41а, 57, Марсель Сәлимҗанов ур., 17, 19, 21, 23, 27, 29.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.