В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә республикада COVID-19 белән авырган 9 кеше савыккан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 28 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе – читтән кергән, 26-сы – контактлы. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше, 12 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 4 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 7 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
Авыручылар арасында 16 кеше – Казаннан, өчәр кеше – Яр Чаллыдан һәм Буа районыннан, икесе – Югары Ослан районыннан, берсе – Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Теләче районнарыннан.
2-нче октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19-ның 7284 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 6122 кеше савыкты, шул исәптән 9-ы тәүлек эчендә.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлегенә 9 мең 412 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 194 мең 643 кеше авырган, 970 мең 296 кеше сәламәтләнгән, 21 мең 77 кеше үлгән.