Республикада аз болытлы һава торышы көтелә, җил - төньяк-көнбатыштан, уртача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 28-нче майда Казанда аз болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +9-11 градус, көндез +19-21 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада аз болытлы һава торышы көтелә, җил - төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +8-дән 13 градуска кадәр булачак, көндез +18-дән +23 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.