Фестивальнең шәһәр этабы Казанда 12-15 март көннәрендә үткән иде.
(Казан шәһәре, КZN.RU, 19-нчы март). 28-нче мартта Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Йолдызлык-2019» Казан яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зур гала-концерты узачак. Шәһәрлеләр өчен сайлап алу турларында җиңү яулаган Казанның иң яхшы иҗат коллективлары Һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.
Фестивальнең шәһәр этабы Казанда 12-15 март көннәрендә үткән иде. Катнашучылар 9 номинациядә көч сынашты: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, вокаль-инструменталь ансамбле, хореография, конферанс, җырга иң әйбәт музыка, җырның ин әйбәт тексты, балалар өчен иң әйбәт җыр, видеоклип. Фестивальдә эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр булган конкурсантлар үз номерларын тәкъдим итте.
Гала-концертта чыгыш ясаучы, яңа гына бу юнәлештә эшли башлаган конферанс һәм вокалистлар, талантлы биюче һәм модельләр катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк, ә җиңүчеләр фестиваль дипломнарына һәм акчалата призларга ия булачак.
Балалар Һәм яшьләр эшләре комитеты хәбәр итүенчә, гала-концерт 18.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.