Татарстанда СOVID-19 белән авыруның яңа 52 очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Татарстанда COVID-19 авыруының 52 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 7-се читтән кайтучыларда, 45-е – контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 47-се өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 28 кеше Казаннан, Чаллыда – 12 кеше, Түбән Кама һәм Тукай районнарыннан – 3 кеше, Мамадыш районыннан – 2 кеше, берәр кеше – Алабуга, Зәй, Лениногорск, Теләче районнарыннан.
6-нчы августка Татарстанда 24 мең 233 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 513 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 86 кеше узган тәүлектә. Барлыгы 863 мең 275 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 6205 кеше), шуларның 642 мең 587-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 22 мең 660 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 6 млн 402 мең 564 кеше авырган, 5 млн 720 мең 353 кеше сәламәтләнгән, 163 мең 301 кеше үлгән.