Көндез һава 18-20 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Бүген төнлә Казанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, томан булырга мөмкин. Көндез 28-нче июньдә Казанда яшен һәм көчле җил көтелә, көньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил булачак, вакыты белән яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак. Көндез һава 18-20 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җомга көнне төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин, ә көндез һәм кич урыны белән яшен көтелә. Төнлә көньяк-көнчыгыштан исүче уртача җил, көндез урыны белән көчле җил фаразлана, төнлә һава температурасы +6-11 градус тәшкил итәчәк, көндез 17-22 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.