В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр балалы гаиләләрне яклау турындагы сорауларга җавап бирәчәк
Фото: Денис Гордийко
Белгечләр белән 28 нче февральдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр киңәшләшергә мөмкин булачак. Сорауларны +7(843)236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp* мессенджеры) телефоннары аша кабул итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советында.
Узган ел «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе биш тапкыр оештырылды. Белгечләр балаларның җәйге ялын оештыру, мәгариф, өлкәннәр һәм инвалидлар хокукларын яклау турындагы сорауларга җавап бирделәр.
*WhatsApp – Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган Meta компаниясе продукты.