Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2018, 11:39

28 февраль көнне Җиргә WorldSkills халыкара хәрәкәте байрагы әйләнеп кайта

Хәзер ул Халыкара космик станциясендә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). 28 февраль көнне Җиргә WorldSkills халыкара хәрәкәте байрагы әйләнеп кайта – хәзер ул Халыкара космик станциясендә (МКС). Шуннан соң байрак эстафетасы элек WorldSkills дөнья чемпионатын кабул иткән 20 илдә дәвам итәчәк.

Искәртергә кирәк, байракны Халыкара космик станциягә Россия очучы-космонавты Антон Шкаплеров җитәкчелегендәге экипаж җиткерде. Галәмдә вакытта, Антон Шкаплеров һәм Россиянең башка космонавты Александр Мисуркин 2019 елның 22-27 августында үтәчәк 45-нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучыларны сәламләделәр.

“Әлеге вакыйгага әзерләнү барышына үз өлешебезне кертә алуыбыз шатландыра. Хәзер безнең белән бергә WorldSkills хәрәкәте байрагы! Тиздән ул Җиргә кайтачак һәм сәяхәтен планета буйлап дәвам итәчәк, шуннан соң ул галәмне илгә беренче булып ачкан Россиянең һәр почмагында булачак”, - дип билгеләп үтте Антон Шкаплеров.

Александр Мисуркин, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, космонавт һөнәре эшче һөнәрләр белән бәйләнгән: “Халыкара космик станция – ул ифрат зур проект, аның өстендә йөзләгән һөнәр иясе көч куя. Аларның һәркайсы аңа үзенең белемен, күнекмәләрен, хезмәтен, җанын, икенче төрле әйткәндә, һөнәри осталыгын кызганмый”.

“Skills for the Future” – “Киләчәк өчен күнекмәләр”. Кеше өчен дә, кешелек өчен дә зур киләчәк беренче адым, беренче күнекмәдән башлана. Кеше, аның осталыгы үсеше, камиллекне һәрдаим эзләү – менә ул WorldSkills идеясе”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

“WorldSkills байрагы эстафетасы” проекты узган елның октябрендә старт алды. 20 октябрьдә WorldSkills Abu Dhabi 2017 чемпионаты тәмамлану тантанасында байрак Казанга тапшырылды.

Байрак Җиргә әйләнеп кайткач, эстафета 12 мартта Испаниянең 1950 елда WorldSkills чемпионатын беренче булып кабул иткән Мадрид шәһәрендә башлана. Шуннан соң байрак Германия, Ирландия, АКШ, Бельгия, Көньяк Корея, БГӘ, Тайпея, Финляндия, Австралия, Канада, Португалия, Швейцария, Бразилия, Австрия, Италия, Великобритания, Нидерланд, Франция һәм Япониядә була.

Эстафетаның халыкара этабыннан соң ул Россиядә дәвам итәчәк. Байрак илнең барлык 85 төбәгендә, шулай ук Татарстанның 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында булыр, дип планлаштырыла. Шуннан соң байрак Казанга – WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасына китереләчәк, дип хәбәр ителә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың медиа департаментында.

Барлык яңалыклар