В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык пластик, пыяла, макулатура һәм башка калдыкларны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Активистлар шешә капкачлары, пластик тюбиклар, тетрапак, дойпак савытлары, йомшак пластик (пакетлар), ПЭТ-шешәләр (Pet-1 маркировкалы), ПНД-пластик (HDPE-2, LDPE-4 маркировкалы канистрлар), PS-6 полистирол, пенопласт, пыяла, макулатура, чеклар, коры органика, чәчәкләр өчен чүлмәкләр, шәраб бөкеләре (пластик түгел) һәм башка икенчел чималны кабул итәчәк. Ватылган савыт-саба, велосипедлар, теш щеткалары, пластик уенчыклар кабул ителмәячәк. Икенчел чималның исемлеген һәм тапшыруга әзерләү кагыйдәләрен белешмәдә табарга була.
Своп-фримаркет оештырылачак – барлык теләүчеләр кулланылмый торган әйберләрен алып килә һәм үзләренә ошаган әйберләрне алып китә алачак, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» берләшмәсендә.