Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 8,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 278 юл эшчесе һәм 256 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 61 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 57 үзбушаткыч, 29 фронталь төягеч, «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару Айдаров, Әхтәмов, Батурин, Бауман, Беломорск, Васильченко, Восстание, Декабристлар, Ершов, Ипподром, Фатыйх Кәрим, Кремль, Гадел Кутуй, Лукницкий, Мәрҗани, Каюм Насыйри, Петербург, Родина, Театр, Тула Тэцевская, Фучик, Сибгат Хәким, Челюскин, Чистай урамнары участокларыннан, шулай ук Ибраһимов проспектыннан, Себер трактыннан һәм Ирек мәйданыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 8,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыру өчен 426 юл эшчесе һәм 593 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлеккә 817 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 223 тонна реагент һәм 594 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 19,6 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.