В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укучылар авыручы балаларга ярдәмгә акча җыю файдасына Белем көненә чәчәк бәйләмнәре сатып алудан баш тарттылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казан хосписы карамагындагылар өчен 276 мең сумга якын акча җыелган. Мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм Казан, Яшел Үзән һәм Сокуры укытучылары чираттагы тапкыр «Балалар - балаларга» хәйрия акциясендә катнаштылар.
Анжела Вавилова исемендәге фонд мондый җыюны инде өченче ел үткәрә. Активистлар укучыларга белем көненә сыйныфтан берәр гомуми букет бүләк итәргә һәм һәр укучыдан чәчәк сатып аласы урынга авыручы балаларга ярдәмгә акча юнәлтергә тәкъдим иттеләр.
Шулай итеп, акциядә катнашучылар 275 мең 827 сум акча җыйганнар, дип хәбәр итә Анжела Вавилова фондының матбугат хезмәте. Акчалар Казан хосписы карамагындагылар өчен махсус туклану, коляска, дарулар, суырту җайланмалары һәм кислород концентраторлары сатып алуга тотылачак.