Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2025, 10:23

Казан мэрының исемле стипендияләрен алу бәйгесенә 274 гариза юлланган

Иң күп гаризаларны техник юнәлештә белем алучы студентлар җибәргән – 102 студент үз проектын тәкъдим иткән

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга юнәлдерелгән фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр бәйгесенең читтән торып катнашу этабы узды. Бу елны бәйгегә 274 гариза юлланган, шуларның 102 сен техник юнәлештә белем алучы студентлар җибәргән. Чарада катнашучылар декабрь аенда эксперт комиссиясе каршында үз проектларын тәкъдим итәчәк.

Конкурста студентлар, аспирантлар, югары һәм һөнәри уку йортлары ординаторлары, яшьләр белән эшләүче белгечләр һәм иҗтимагый оешма әгъзалары катнаша. Гаризалар тапшыру исемлегендә шәһәрнең барлык югары уку йортларын да күрергә була. Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) һәм Казан федераль университеты (КФУ) кебек белем бирү учреждениеләре студентлары зур активлык күрсәткән.

Бәйге Казан студентларына үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру һәм түбәндәге төп биш фәнни юнәлештә: табигый һәм медицина фәннәре; техник һәм авыл хуҗалыгы фәннәре; социаль фәннәр; гуманитар фәннәр; шулай ук яшьләр сәясәте буенча ярдәм алу мөмкинлеге бирә.

Бу елны техник юнәлештә белем алучы студентлардан иң күп гаризалар алынган. Аларның саны – 102. Кабул ителгән гаризалар саны буенча икенче урында табигый фәннәр тармагын әйтергә була – монда 62 кеше үз эшен җибәргән. Тагын 51 гаризаны социаль юнәлештә һәм 40 гаризаны гуманитар юнәлештә белем алучы яшьләр юллаган. Шулай ук 19 кеше яшьләр сәясәте өлкәсендә үз проектларын тәкъдим иткән.

Гаризаларның конкурс турындагы нигезләмәгә туры килү-килмәве тикшерелгәннән соң, сайлап алынган катнашучылар Казан шәһәрен үстерүгә юнәлдергән проектларын эксперт комиссиясе каршында яклаячак. Эшләрне шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре бәяләячәк. Проектны урынга килеп яклау агымдагы елның декабрь башына планлаштырыла.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы 38 эш: аспирантлар һәм ординаторлар өчен – 50 мең сум, югары уку йортлары һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре студентлары өчен – 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен 30 мең сум күләмендә стипендия билгеләнәчәк.

Конкурста җиңүчеләр исемле стипендияләр тапшыру тантанасына чакырылачак. Казан шәһәре мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм дәрәҗәле кунаклар катнашындагы чара декабрь уртасында Казан Ратушасында узачак.

Узган ел конкурска 200 дән артык гариза кабул ителгән, 38 студентка һәм аспирантка исемле стипендия бирелгән. Иң күп гаризалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан алынган.

Әлеге бәйге уздырылу барышында 700 дән артык яшьләр исемле стипендиягә ия булган.

Барлык яңалыклар