Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2022, 12:25

2713 татарстанлы эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен дистанцион рәвештә рәсмиләштергән

122 телефонына эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен ачу өчен 4409 гариза килгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче февраль, Алинә Бережная). Бүгенге көндә 2713 татарстанлы дистанцион рәвештә эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен рәсмиләштергән. 122 телефонына эшкә яраксызлык кәгазен ачу өчен 4 409 гариза килгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

122 телефоны буенча электрон форматтагы эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен ачу мөмкинлеге республикада 9 нчы февральдән барлыкка килде. Шалтырату кабул иткәннән соң, табиблар пациентка телефон консультациясе бирү яки өйгә табиб чакыру карарын кабул итәләр.

«Телефон аша шалтырату эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен автомат рәвештә ачуны аңлатмый. Авыру белән сөйләшкәннән соң, медицина оешмасы хезмәткәре дистанцион консультация кирәк булу-булмавын яки өйгә табиб чакыру карарын кабул итә. Сырхауханәгә бармыйча гына 2713 эшкә яраксызлык кәгазе ачылган. Калган очракларда табиблар я үзләре өйгә килгән, я пациентларны кабул итүгә чакырганнар», - дип аңлатты Владимир Жаворонков.

Ул республикада сырхауханәләр ял көннәрендә дә эшләвен билгеләп үтте. Бу медицина учреждениеләренә йөкләнешне киметү һәм мөмкин кадәр күбрәк пациентларны кабул итү өчен эшләнгән. «Поликлиникаларда төп йөкләнеш дүшәмбегә туры килә, иртәнге сәгатьләрдә халык аеруча да күп, шуңа күрә, әгәр дә табибка визитны кичектеп булса, пациентларга 13:00 дән соң килергә киңәш итәбез, бу вакытта кешеләр саны азрак», – дип билгеләде В.Жаворонков.

Шул ук вакытта сырхауханәләрдә планлы медицина ярдәме һәм диспансерлаштыру әлегә туктатылган.

Барлык яңалыклар