Мобиль пункт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 27-нче сентябрьдә Казанда икенчел чималны эшкәртүгә контактсыз җыю оештырылачак. Мобиль пункт шәһәрнең Җиңү проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә эшләячәк.
Акциядә катнашучылар саны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча катгый рәвештә чикләнгән - пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итә алачак.
Экология акциясендә катнашу өчен сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк.
Эшкәртүгә, 6 PS (полистирол) каты пластигыннан һәм пластик уенчыклардан тыш, барлык төр фракцияләрне дә тапшырырга мөмкин булачак. Акциядә катнашучыларга сылтама буенча контейнерларның урнашуы, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган белешмә белән алдан танышырга кирәк.
Катнашучыларга битлекләрдән һәм перчаткалардан килү зарур һәм чарага теркәлүләре расланган булырга тиеш - бу керү вакытында администратор тарафыннан контрольдә тотылачак. Икенчел чималны тапшыру мәйданчыгына бер теркәлү буенча бер генә кеше эләгә ала, кешеләр саны санитар-эпидемиологик таләпләр белән чикләнгән. Шулай ук катнашучыларга дистанцияне үтәргә кирәк булачак, акция башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәргә киңәш ителә.
Акция 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.