В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава +12 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә республика башкаласында аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнге температура +6-8 градус булса, көндез термометр баганалары +10-12 градуска кадәр күтәреләчәк. Бераз яңгыр да көтелә.
Чәршәмбе, 28 нче сентябрьдә, Татарстанда болытлы булачак. Төнлә синоптиклар урыны белән яңгыр фаразлый, һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр, көнбатышта +8 гә кадәр тәшкил итәчәк. Һавада һәм туфракта урыны белән азрак кырау булырга мөмкин. Көндез шулай ук яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил һәм +5-10 градус җылылык көтелә.
Пәнҗешәмбе, 29 нчы сентябрьдә, республикада болытлы һава торышы һәм көчле җил фаразлана. Төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак, термометр баганалары +2-7 градус күрсәтәчәк. Көндез +5-10 градуска кадәр җылыначак.