Синоптиклар 15-20 м/с тизлек белән исүче җил фаразлыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 27 сентябрьдә көндез Казанда һава шартлары начараю көтелә. Көньяк-көнбатыштан көчле (15-20 м/с) җил исәчәк. Көндез шәһәрдә аязучан болытлы һава, шулай ук яңгыр фаразлана. Һаваның максималь температурасы +9-11 градус тәшкил итәчәк. Төнлә аязучан болытлы һава көтелә. явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, һава температурасы +3-5 градустан артмаячак.
Һава шартлары начараю Татарстан Республикасының бөтен территориясендә көтелә. көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил тизлеге 17-22 м/с кадәр җитәчәк. Фаразлар буенча, болытлы булачак, Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак, ә һава температурасы +8-13 градус булачак. Төнлә урыны белән яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һаваның минималь температурасы, районга карап, 0 +5 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.