Бүгенге көндә оештыручылар традиция буенча диктант уздырылачак мәйданчыкларны теркәү белән мәшгуль.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). 27-нче октябрьдә Халыкара мәгърифәтчелек акциясе – географик диктант узачак. Гадәттәгечә аңа Татарстан башкаласы да кушылачак. Барлык теләге булган кешеләр дә диктантта катнашу өчен теркәлү уза ала.
Катнашучыларны 4 вариант бирем көтә: Россия һәм чит илләр өчен, күрү буенча инвалидлар өчен, диктантны онлайн режимда уздыру өчен, шулай ук бер күрсәтмә вариант. Алар барысы да ике телдә – рус һәм инглиз телләрендә төзелә.
Биремнең һәр варианты катлаулылык дәрәҗәсе белән аерылып торган ике өлешкә бүленгән 40 сораудан тора. «Географик ликбез» гомумтанылган географик фактлар нигезендә формалаштырылган 10 мәсьәләне үз эченә ала. 30 мәсьәләдән торган икенче өлеше образлы фикерләү, системалы мантыйк һәм эрудиция куллануны таләп итәчәк.
Бүгенге көндә оештыручылар традиция буенча диктант уздырылачак мәйданчыкларны теркәү белән мәшгуль. Аны шулай ук онлайн-форматта язарга мөмкин булачак. Диктант турындагы яңалыкларны акция сайтында күзәтеп барырга мөмкин.
География диктантында катнашу өчен теркәлү 10-нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, география диктанты Россиядә 2015 елдан бирле үткәрелә, соңыннан акция халыкара дәрәҗәгә чыкты. Узган ел диктант дөньяның 97 илендә язылган. 4 ел эчендә проектта 900 меңгә якын кеше катнашкан.