В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда консультацияләр шәһәрнең барлык районнарының җәмәгать кабул итү бүлекләрендә оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 27-нче ноябрьдә Татарстанда Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
Юридик ярдәмне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Техник инвентарьлаштыру бюросы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге белгечләре күрсәтәчәк.
Казанда консультацияләр шәһәрнең барлык районнарының җәмәгать кабул итү бүлекләрендә 9.00-дан 16.30-га кадәр узачак. Халыкны кабул итүнең җентекле графигын сылтама буенча карарга мөмкин.