В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә җил фаразлана.
Фото: Денис Гордийко
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, иртәгә Казанда кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал. Синоптиклар көньяктан, көньяк-көнбатыштан җил фаразлый, тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез максималь һава температурасы +15 тән +17 градуска кадәр булачак. Төнлә һава +6-8 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук көчле җил, яңгыр, урыны белән көчле яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, кайбер районнарда 24 метрга кадәр җитәчәк. Көндез +14-19 градус җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.