Машина шәһәрнең барлык районнарында булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). 27 майда икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты “ЭкоЛогично | Казань” проекты кысаларында өченче тапкыр Казан урамнарына чыга. Мобиль пункт юлга иртән чыга һәм шәһәрнең барлык районнарында да була. Шәһәрлеләр эшкәртергә яраклы чүп, кием, таушалган әйберләрне икенче тапкыр куллану мөмкинлеге булдыру өчен тапшырып, проектка булышлык итә ала.
Эшкәртү өчен әйберләрне тапшыру өчен аларны аерырга кирәк. Гадәттәгечә, төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы шешәләр кабул ителәчәк. Полиэтилен пакетлар һәм “2”, “4”, “5”, “7” маркировкалы башка йомшак төргәкләрне дә тапшырып булачак. “5” маркировкалы контейнерлар һәм стаканнар кабул ителәчәк – алар барысы да юылган булырга тиеш, бәяләрен, этикеткаларын алырга кирәк. Сынау өчен фольгалы йомшак пластик аерым партия булып җыелачак.
Оештыручылар әйберләрне тапшыру алдыннан фотоинструкция белән танышырга киңәш ителә.
10.00 сәгатьтән автомобиль түбәндәге адреслар буенча торачак:
10.15 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр мобиль пункт Киров районының Петров паркында.
11.15 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында яшәүчеләр әйберләрне Урицкий паркында.
12.15 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында “Крылья Советов” паркында.
13.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының Җиңү паркында.
14.20 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Лядов бакчасы территориясендә.
16.20 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районында Ипподром территориясендә.
16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урманында Спорт базасы янында.
17.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Дан скверында.
Искәртергә кирәк, “мобиль пункт” – Казан шәһәрендә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проект.