Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2022, 12:21

27 нче майда Казанда Мәүлетов урамындагы яңартылган китапханә ачылачак

Бу көнне бирегә килүчеләр универсаль республика китап укучы билетларын рәсмиләштерә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май, Юлия Летникова). Казанның Идел буе районында капиталь ремонттан соң Мәүлетов урамы, 17б адресы буенча урнашкан 13 нче номерлы китапханә ачылачак. Чара 27 нче майда – Гомумроссия китапханәләр көнендә узачак. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

«Татарстан башкаласының мәдәни тормышына аудит үткәргәннән соң, шәһәр китапханәләрендә буш вакытны оештыруга якын килү яңадан каралды. 13 нче китапханәдә интерьерларны яңартудан тыш, әдәбият сатып алу принцибын сыйфатлы популяр китаплар файдасына үзгәрттеләр һәм учреждениенең максатчан төркемнәре белән үзара бәйләнешне җайга салдылар», – дип билгеләде А.Абзалов. Китапханәдә татар шагыйрәсе, драматург, публицист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшевага багышланган музей экспозициясе ачылачак.

Бәйрәм көнендә килүчеләр өчен булачак китапханәчеләр – Казан мәдәният институты студентлары белән дискурс оештырылачак, алар үз һөнәрләренә карашлары турында сөйләячәкләр. Барлык теләүчеләр универсаль республика китап укучы билетларын рәсмиләштерә алачак.

Исегезгә төшерәбез, Мәүлетов урамындагы китапханә – шәһәрдә иң күп йөрелә торганнарның берсе, халык күп яши торган микрорайонда урнашкан. Гомуми мәйданы 500 кв. метрдан артык булган китапханә бинасы 1989 елда төзелгән һәм күптән яңартуга мохтаҗ булган. Капиталь ремонт биредә узган ел башланды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.05.2022
Видеорепортаж
23.05.2022 11:21
Азат Абзалов 2022 елда Казанда узачак җәйге мәдәни сезон турында сөйләде
Барлык яңалыклар