В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Билет сатудан кергән акчалар икенче хоспис төзелешенә юнәлтеләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 27 нче мартта С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Анжела Вавилова исемендәге фондның 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты була.
Тамашачылар алдында «Киләчәктән йолдызлар» республика иҗат программасының яшь катнашучылары – Алексей Романов, Азалия Яфасова, Арпинэ Манукян һәм Муса Яхин чыгыш ясаячак. Сәхнәдә Россия һәм чит ил кинофильмнарыннан көйләр яңгыраячак. Концертның дирижеры Казанның La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов булачак. Концерт программасын да ул төзегән.
Билетлар сатудан кергән акчалар Казанда икенче хоспис төзелешенә китәчәк. Эшләр тәмамлангач, биредә 60 урынлык өлкәннәр паллиатив бүлеге барлыкка киләчәк, ә беренче хосписта балалар бүлеге киңәйтеләчәк.
Концерт 18:30 да башлана, керү билетлар буенча, дип хәбәр итә Анжела Вавилова исемендәге фондның матбугат хезмәте.