Белгечләр төшке ашка бүленүсез кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 27-нче июньдә Казанда Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр казанлылар сигез мәйданчыкта консультация алачаклар: «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Карл Маркс ур., 31/7 адресы буенча урнашкан төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең шәһәр бүлекләрендәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлекләрендә (Восстание ур., 34, Дементьев ур., 2б, Жуковский ур., 12, Ипподром ур., 17, Себер тракты, 20, Халтурин ур., 16, Четаев ур., 50).
Шәһәрлеләр сорауларына Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Белгечләр төшке ашка бүленүсез кабул итәчәк.
Кабул итү графигы белән биредә танышырга мөмкин.