В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсиядә катнашу түләүле, җыелган акчалар авыру балаларга юлланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 27-нче июньдә Татарстан башкаласында «Өч тау: Казан калкулыклары һәм чокырлары дөньясы» җәяүле экскурсиясе узачак. Тарихчы һәм өлкәне өйрәнүче Марк Шишкин катнашучыларга шәһәрнең үткәне турында сөйләячәк, борынгы вакыттан бирле сакланып калган агач корылмалар һәм башка кызыклы истәлекле урыннарны күрсәтәчәк.
Экскурсиядә катнашу түләүле, барлык җыелган акчалар үсешләрендә кайбер тоткарлыклар булган балалар өчен дарулар һәм махсус туклану сатып алуга юнәлдереләчәк.
(843) 267-91-11 һәм 8-906-325-66-04 телефоны аша экскурсиягә язылырга һәм тулырак мәгълүматны белергә була, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.