В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Иртәгә, 27 декабрьдә, синоптиклар казанлыларны начар һава торышы турында кисәтә. Пәнҗешәмбегә каршы төндә буран саклана, юлларда - кар көртләре. Көндез көчле кар көтелә һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы минус 8-10 градус булачак, көндез - минус 4-6 градус. Юлларда бозлавык булачак, урыны белән - кар көртләре.
Тулаемалганда, республика буенча төнлә һәм көндез буран, көчле кар, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык, урыны белән - кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.