В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явым-төшемнәр фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 27-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшемсез булачак. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә +14-16, көндез +27...+29 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил - көньяктан, көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12...+17 градус, көндез +25...+30 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.