Кайбер автобусларның һәм метрополитенның эш режимы 28-нче август 1.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 27-нче августта Татарстан башкаласында «Казан Арена» стадионында үтәчәк WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасын уздыруга бәйле рәвештә җәмәгать транспорты маршрутларының эше көчәйтеләчәк.
28-нче август 1.00 сәгатькә кадәр эш режимы озайтылачак маршрутлар:
1-нче номерлы троллейбус маршруты,
5-нче һәм 6-нчы номерлы трамвай маршрутлары,
1, 6, 10, 10а, 15, 22, 29, 33, 35, 35а, 36, 37, 43, 45, 46, 47, 49, 54, 55, 60, 62, 63, 74, 75, 89, 91 номерлы автобус маршрутлары.
Шулай ук 28-нче август 1.00 сәгатькә кадәр метрополитен эше оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
27-нче август 23.00 сәгатьтән «Казан-Арена» футбол стадионы» тукталыш пункты янында Ямашев проспекты буенча 5-нче номерлы маршрут трамвайлары ике юнәлештә, шулай ук Себер тракты, Адоратский урамы юнәлешендә автобуслар йөриячәк.
22.30 сәгатьтән башлап 1-нче номерлы маршрут троллейбуслары Чистай урамындагы «Адоратский ур., 1а» тукталыш пункты районында эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, 26-нчы августтан Казанның кайбер урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.