В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык теләүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына сораулар бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). 27-нче августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Консультация сорап мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша яисә үз муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка түбәндәге адрес буенча урнашкан вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк: Карл Маркс ур., 61.
Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Skype буенча сораулар бирү мөмкинлеге булачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.