В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада шәһәрнең җыештыру өмәсендә 45 меңнән артык кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 27-нче апрельдә Казанның җәмәгать урыннары территориясендә өмәләр сериясе дәвам итәчәк. Шәһәрлеләрне «Хезмәт десанты»на кушылырга һәм чүпләрне җыештырырга, һәйкәлләр, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, кече архитектура формаларын юарга, коймаларны һәм эскәмияләрне буярга, агачлар һәм куаклар утыртырга ярдәм итәргә чакыралар.
Шулай итеп, шимбә өмәсе Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, Лядской бакчасында, «Крылья Советов», «Сосновая роща», «Континент» паркларында, шулай ук Фучик урамы буенча урнашкан бульварда һәм Кабан күле яр буенда узачак.
Бу көнне Горький паркында «Приют» үзәге өчен хәйрия ярдәмен кабул итүнең махсус пункты эшләячәк. Монда яхшы хәлдәге кием-салым, уенчыклар, ризык, көнкүреш техникасын алып килергә мөмкин, әлеге кирәк-яракларны Парк дирекциясе авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә тапшырачак. Ә «Крылья Советов» паркында иске көнкүреш техникасын тапшырырга мөмкин булачак, аны яңадан эшкәртүгә озатачаклар.
Барлык мәйданчыкларда да өмә 10.00 сәгатьтә башлана. Инвентарь, эш алъяпкычлары һәм кайнар чәйне өмә урыннарында алырга мөмкин булачак. Шәһәр халкы «Хезмәт десанты»на кагылышлы сорауларны (843) 239-44-33 телефоны аша бирә ала.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада шәһәрнең җыештыру өмәсендә 45 меңнән артык кеше катнашты, 1500 предприятие һәм 350 берәмлек техника җәлеп ителде. Алар 20 мең кубометр чүп җыйды.