Быел волонтерлар Җиңү көненең 200 меңләп символын таратачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җиңү көне символын Г.Камал театры янындагы мәйданда һәм Ирек мәйданында, Җиңү һәм Меңьеллык паркларында, Петербург һәм Бауман урамнарында, шулай ук шәһәрнең сәүдә комплекслары һәм метро станцияләре янында урнашкан 15 пунктның берсендә алырга мөмкин булачак.
«Георгий тасмасы» акциясе 2005 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – совет халкының фашизмны нинди югалтулар аша җиңүе турындагы хәтерне саклау.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан һәм бәйрәм көнендә 130 га якын чара үткәрү планлаштырылган. 8 нче майда шәһәрнең һәр районында, тарихи хәрби һәм ретро-техника җәлеп итеп, ветераннар йортлары янында парадлар узачак.