Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2019, 17:44

27 апрельдә казанлыларны «Урман утырту көне» акциясенә кушылырга чакыралар

Бөтен республика буенча активистлар 2,5 млн яшь нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш утыртачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 27-нче апрельдә Татарстанда «Урман утырту көне» акциясе узачак. Бу көнне республикада 2,5 млн яшь агач - гади нарат, европа чыршылары, Себер карагайлары, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка агачлар утыртылачак.

Казан тирәсендә акция Дачное бистәсе янында Биектау участок урманчылыгы территориясендә ТР дәүләт казна учреждениесе «Шәһәр яны урманчылыгы» һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында узачак. Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр бер урында биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Сүз уңаеннан, Табигатьне саклау акциясе республикада 2011 елдан үткәрелә. Бу вакыт эчендә 5284 га мәйданда 18,6 млн үсенте утыртылды. Катнашучыларның гомуми саны 378 мең кешедән артып киткән.

Барлык яңалыклар

27 апрельдә казанлыларны «Урман утырту көне» акциясенә кушылырга чакыралар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 27-нче апрельдә Татарстанда «Урман утырту көне» акциясе узачак. Бу көнне республикада 2,5 млн яшь агач - гади нарат, европа чыршылары, Себер карагайлары, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка агачлар утыртылачак.<br> </p> <p> Казан тирәсендә акция Дачное бистәсе янында Биектау участок урманчылыгы территориясендә ТР дәүләт казна учреждениесе «Шәһәр яны урманчылыгы» һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында узачак. Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр бер урында биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы һәм табигый ресурслар министрлыгы. </p> <p> Сүз уңаеннан, Табигатьне саклау акциясе республикада 2011 елдан үткәрелә. Бу вакыт эчендә 5284 га мәйданда 18,6 млн үсенте утыртылды. Катнашучыларның гомуми саны 378 мең кешедән артып киткән. </p>