Алар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). 26-нчы гыйнвар көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак концертка бәйле рәвештә өстәмә шәһәр яны поездлары хәрәкәт итәчәк.
7602-нче номерлы Казан – Аэропорт поезды Казан станциясеннән 17:10 сәгатьтә кузгалачак һәм аэропортка 17:43 сәгатьтә киләчәк. 7603-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды Аэропорт станциясеннән 21:40 сәгатьтә китәчәк һәм Казан станциясенә 22:00 сәгатьтә киләчәк. Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, сайтта, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.