Һава температурасы нульдән минус 2 градуска кадәр булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 26-нчы гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар, юеш кар явачак, төннәрен аерым районнарда томан. Җил көньяктан уртача, көндез көньяктан көнбатышка таба күчүче уртача. Төнлә 2-4 градус салкын, көндез – нульдән минус 2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, Татарстан буенча болытлы булачак, көндез аязучан, урыны белән бераз юеш кар явачак. Аерым районнарда томан булуы көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә 2-7 градус аралыгында салкын, көндез – минус 4 градустан +1 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.