В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе тәүлектә Татарстан Республикасы башкаласында явым-төшем көтелми.
Фото: Денис Гордийко
Гомумән алганда, республикада шулай ук явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә температура +6-дан +8 градуска кадәр, түбән районнарда +4-тән +6 градуска кадәр, көндез +18дән +20 градуска кадәр булачак. Синоптиклар шулай ук 26-нчы сентябрь төнлә һәм иртән ТР территориясендә урыны белән минус бер градуска кадәр кырау көтелә, дип кисәтә.
Якшәмбе көнне, 27-нче сентябрьдә, Татарстанда шулай ук явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +2-дән +7 градуска кадәр булачак, урыны белән минус 1 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез термометр баганалары +17-22 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.