В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Ташаяк урамында юл эшләрен башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
26-нчы сентябрьдә 8.00-15.00 сәгатьләрдә 6, 35, 35а, 37, 47-нче номерлы автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк.
Туры юнәлештә 6, 35, 37-нче номерлы автобуслар түбәндәге маршрут буенча үтә: Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Уң як Болак урамы - Кремль дамбасы һәм алга таба үз маршрутлары буенча;
35а, 47-нче номерлы автобуслар түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: Кремль дамбасы - Кремль яр буе, Чернышевский урамы - Мәскәү урамы һәм алга таба үз маршрутлары буенча.
Кире юнәлештә 37-нче номерлы автобус Кремль дамбасы - Кремль яр буе - Сәет Галиев урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы һәм алга таба үз маршруты буенча барачак;
47-нче номерлы автобус Мәскәү урамы - Чернышевский урамы - Уң як Болак урамы - Кремль дамбасы һәм алга таба үз маршруты буенча үтәчәк.
7-нче номерлы троллейбус маршруты шушы вакыт аралыгында ябык булачак.