В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә урыны белән бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). Иртәгә, 26 сентябрьдә, синоптиклар аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, һава температурасы көндез 12-13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә вакыты белән яңгыр көтелә, ә һава температурасы +6-8 градустан артмаячак.
Татарстан буенча көндез урыны белән яңгырлар явачак, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с кадәр артырга мөмкин. Төнлә +6-11 градуска кадәр суытачак, көндез һава температурасы +10-15 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.