(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Иртәгә, 26-нчы октябрьдә, Казанда гадәттәге шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 6.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында 15 мәйданчык ачылачак.
Авиатөзелеш районы
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Дементьев ур. (7-нче йорт янында)
Ленинград ур. (27-нче йорт янында)
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Киров районы
Батыршин урамы (20-нче йорт янында)
Ильич урамы (1-нче йорт янында)
Краснококшайск урамы (152/2 йорт янында)
Мәскәү районы
Шамил Усманов урамы (1-нче йорт янында)
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев урамы (10-нчы йорт янында)
Х.Ямашев пр., 71а
Идел буе районы
Рихард Зорге ур., 66, корп.1
Юлиус Фучик урамы (72-нче номерлы йорт янында)
Совет районы
Аграр ур., 2, «Казан» агросәнәгать паркы» ачык акционерлык җәмгыяте
Зәкиев ур., 12
Липатов ур., 7
Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында да оештырылачак.