В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы +9 градустан артмаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Иртәгә, 26 октябрьдә, Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр фаразлана. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5-7 градус булачак, көндез - +7-9 градус.
Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава фаразлана, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк, көндез урыны белән көчле булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4-9 градус булачак, көндез – +6-11 градус. Татарстанда яшәүчеләрне шулай ук һава шартлары начараю турында кисәтәләр – төнлә көчле яңгырлар көтелә, ә көндез җилнең көче 16 м/с кадәр җитәчәк.