Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2022, 17:55

26 нчы майда Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

Республика халкы юлламалар алу, балалар туристик кешбэк программасы, туклануны оештыру, ата-аналар көннәре турында сораулар бирә алачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU,25 нче май). 26 нчы майда ТР Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак.

Республикада яшәүчеләр балалар өчен лагерьларга юлламалар алу, балалар туристик кешбэк программасы, туклануны оештыру, ата-аналар көне һәм башкалар турында сораулар бирә алалар, дип хәбәр итәләр ТР Иҗтимагый палатасында.

Татарстанлыларга ТР яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Лето» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүне, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин, ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова консультацияләр бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 26 нчы майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителәчәк. Шулай ук сорауларны ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша 26 нчы майның 10:00 сәгатенә кадәр җибәрергә була.

Барлык яңалыклар