В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмдә 6 меңнән артык кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 26 май көнне Казанның “Крылья советов” паркында беренче тапкыр Тормышны яратучылар көнен билгеләп үттеләр – бәйрәмдә 6 меңнән артык кеше катнашты.
Бу көнне бәйрәм кунакларын концерт программасы, күргәзмә-ярминкә, мастер-класслар көтте. Теләүчеләр бию терапиясе белән шөгыльләнә алды. “Сәламәт яшәү рәвеше” мәйданчыгында кунаклар гомуми физик әзерлек һәм йога дәресләрендә катнаша алды.
Проект кунаклары квестта да катнаша алды: квест биремнәрен үтәгән өчен оештыручылар истәлекле бүләкләр әзерләгән.
Бәйрәмдә бүләкләү тантанасы үтте – “Жизнелюб” клубы челтәренең иң актив катнашучыларына һәм яшь укытучыларга Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм “Жизнелюб” проектының бәйге сезонын ачып җибәрде. Июньнән проектта катнашучылар дәресләрен Горький ис. Үзәк мәдәният һәм ял паркында, Урицкий паркында, “Крылья Советов”, “Наратлык” паркларында, Дәрвишләр скверында, Горки-Әмәт урманында һәм Аксенов бакчасында уздырачаклар. Җәйге дәресләр җәдвәле белән проект битендә танышырга мөмкин.