В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
72 хисап участогының берсендә тавыш бирергә була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 26-нчы майда Россия территориясендә, шул исәптән Татарстанда һәм аның башкаласында, «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү узачак. Татарстанда праймериз нәтиҗәләре буенча булачак республика парламентына сайлауларда катнашучылар билгеләнәчәк.
Үз сайлау участогын алдан тавыш бирү сайтында, прописка адресын күрсәтеп табарга була. Бары тик даими теркәлү урыны буенча гына тавыш бирергә мөмкин. Казан территориясендә эш 72 хисап участогында оештырылачак, алар тавыш бирү өчен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия» матбугат хезмәтендә.
Алдан тавыш бирү - алга таба сайлау вазифаларына кандидатлар буларак күрсәтү өчен партиядән кандидатларны сайлап алуның конкурентлы, ачык һәм легитим процедурасы. Аны үткәрү барышында сайлау хокукына ия илнең теләсә кайсы гражданы тавыш бирә ала.