Ут бетү Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарына кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Иртәгә, 26-нчы мартта, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан кайбер йортларда ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Кави Нәҗми ур., 22 адресында ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмый: Южно-Промышленная ур., 1/77а , 1/77б.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут бетә: Глушко ур., 4, 6, 8;
шул ук вакытта Дәрвишләр бистәсенең Кооперативная урамында урнашкан йортларда ут булмаячак;
Нагорный бистәсендә 1-нче Отдаленная һәм 2-нче Отдаленная урамындагы йортларда, Анадырская ур., 3-тән 72-гә кадәр номерлы йортларда; Дорожная ур., 35, 47, 49, 54, 54б һәм 41-дән 59-га, 91-дән 113-кә кадәр; Дубровка ур., 14-тән 81-гә кадәр; Мир ур., 67, Скороходная ур., 25-тән 72-гә кадәр; Таежная ур., 34-тән 54-гә кадәр номерлы йортларда ут бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.