Йорт хайваннарына котыру авыруыннан прививка ясатырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
Процедураны Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре үткәрәчәк. Хайваннарга Центральная урамындагы 18 нче һәм 139 нчы йортлар янындагы мәйданчыкларда прививка ясалачак.
Вакцинация 10:00 дән 14:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе. Тулырак мәгълүматны +7(843)298-53-02 телефоны буенча белергә мөмкин.