В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов, Киров һәм Совет районнарында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). 26 мартта Казанның кайбер йортларында ут булмаячак.
“Сетевая компания” АҖ планлы төзекләндерү эшләрен башкару графигы буенча, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының шәхси секторында Верхоянск, Пихта, Песочная урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Фәтхуллин ур., 9, 15, 19, 21 номерлы йортларында ут бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Аракчино шоссесы, 1, 1а, 1б, 2, 2а, 2б, 2в, 2г, 3а, 4, 5, 6, 7, 8, 8б, 8а, 9, 10, 10б, 11, 12, 12а, 12в, 13, 14а, 15, 17, 19, 21, 23, 25, 27, 29, 36а, 36б, 2-нче Иске Аракчино ур., 1, 2, 2а, 4а, Щукин ур., 1, 2, 3, 3а, 4, 4б,4в, 5, 6.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә Вишневая, Компрессорчылар, Лесная, Машинатөзүчеләр, Сливовая, Спорт, Яблоневая, 1-нче Таежная урамнарында ут бетеп торачак. 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Вознесенское бистәсендә Грачиная, Заречная, Луговая, Нардуган, Профсоюзная, Тузганак, Туманная, Центральная, Чирмешән урамнарында электр уты бетеп торачак.